Пятница, 14.08.2026, 20:03
Приветствую Вас Гость | RSS

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәмәтҗанованың шәхси сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Укучыларыма

 

  • Белемеңне тикшереп кара. Тестлар.

5 нче класс. Лексикология бүлеге буенча тест 

5 нче класста өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

6 нчы класс. Исем сүз төркеме буенча йомгаклау тесты

6 класс. Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау (тест)

6 класс. Сан темасына презентация (уен дәрес)

7 класс. Белемнәрне тикшерер өчен тест

9 класс. Казан ханлыгы чоры

10 класс. XX йөз башы татар әдәбияты буенча тест 

11 класс. Хәсән Туфан биографиясе буенча тест

 

 

  • Сочинение үрнәкләре       http://belem.ru   
  • Кроссвордлар ясау:           crosswordlabs.com

    QR штрих-кодлар:            decodeit.ru ,  qrcoder.ru

  • «ВКОНТАКТЕ» челтәрендә төркем-пабликлар:

    “Учим татарский язык” —                          vk.com/tatarbelem

    “Әйдә! Online – Изучаем татарский” — vk.com/eydetat

    “Гыйлем” —                                                     vk.com/gylem

 

 

 Тел турында шигырьләр

 

Татар теле

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.
 

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

 Наҗар Нәҗми             
                  

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.

"Балам!" - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм. 
"Әнием!" - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган илдә.аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

Энҗе Мөэминова

 

Яхшы бел

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын...

 

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!

Шәйхи Маннур

 Туган телгә мәдхия
 
  Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
  Җир астыннан тарих серен табар телем...
  Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.
  Телне тешләп канатырлык сабыр телем...
  Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.
  Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.
  Табындагы икмәгем күк телем-телем.
  Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...
  Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.
  Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.
  Сине саклап калыр өчен, күпме белем
  Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...
                                                Л.Шагыйрьҗан
 
                  Туган тел
   Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
  Җитсен иде һәрбер күңелгә;
  Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
  Үзләренең асыл телендә.
  Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
  Кем аркылы, ничек белдем мин?
  Бишектә үк мине өйрәтүчем,
  Туган телем - бәгърем, син ул, син!
  Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
  Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен
  Син аңлаттың миңа, туган телем,
  Син өйрәттең миңа һәммәсен.
                                                  Х.Туфан
 
  Күзләремне ачты минем,
  Иркәләде үз телем.
  Үз телем яктыртты юлны,
  Үз телем бирде белем.
  Үз телеңне сөймәгәндә,
  Ярты ул алган белем.
  Канатсыз коштай буласың,
  Белмәсәң ана телен.
  Сандугач язын сагынып
  Кайтса да туган илен,
  Үз көен онытса әгәр,
  Аны назламас идем.
                           М.Аитова
 
                  Туган тел хакында
 
  Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
  Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әти!" - дип,
  Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
  Туган телең әле бу булмас.
  Соң минутта әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
  Соң минутта әйтә алсаң: "Әти!" - дип,
  Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
  Туган телең әнә шул булыр.
                                                       Зөлфәт

 

 

 
 Тел турында татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре

 
  * Сүз - бер көнлек, тел - гомерлек.
 
  * Тел - ананың теләге,
     Тел - ананың баласына иң кадерле бүләге.
 
  * Бер телдә ун хикмәт,
     Ун телдә йөз хикмәт.
 
  * Тел белмәгән теленнән абыныр.
 
  * Телгә сак бул!
 
  * Тел дигән дәрья бар,
     Дәрья төбендә мәрҗән бар.
     Белгәннәр чумып алыр,
     Белмәгәннәр коры калыр.
 
  * Телне каләм саклый.
 
  * Тел - күңелнең көзгесе.
 
  * Теле юкны тигәнәк талар.
 
  * Телләр белгән - илләр белгән.
 
  * Тел ташны эретә.
 
  * Кеше күрке - йөз,
     Йөзнең күрке - күз,
     Уйның күрке - тел,
     Телнең күрке - сүз.
 
  * Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
     Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
     Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
 
  * Инсафлының теле саф.
 
  * Туган телем - иркә гөлем,
     Киңдер сиңа күңел түрем,
     Туган телем - үз телем,
     Туган илем - үз көнем.

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Август 2026  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей

РБ, Дүртөйле районы, Мәскәү авылы мәктәбе 2026
uCoz