Пятница, 14.08.2026, 20:03
Приветствую Вас Гость | RSS

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәмәтҗанованың шәхси сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Сәнгәтьле уку

Сәнгатьле уку программасы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

 

 

I. ФӘН БУЛАРАК СӘНГАТЬЛЕ УКУ (КЕРЕШ)

Татарлар күп гасырлар буена әдәбиятлы һәм китаплы халык. Татар телендә борын-борыннан берсеннән-берсе гүзәл әдәби әсәрләр иҗат ителеп киленгән. Бигрәк тә шигъри әсәрләрнең аһәңле, ягымлы һәм төрле сурәтләргә бай теленә без сокланып туймыйбыз. Чәчмә һәм драма әсәрләре дә телебезнең киң мөмкинлекләре ярдәмендә шигърият дәрәҗәсенә күтәрелә баралар. Татар теленең сыгылмалылыгын, матур яңгырашын тәэмин итүдә дини әдәбиятның, Көнчыгыш сүз сәнгате әсәрләренең тәэсире әйтеп бетергесез көчле булган. Телебез халыклар арасында аралашу коралы буларак та даими файдаланып киленгән. Бу телдә фәлсәфи, тарихи, хокукый һәм фәннең башка өлкәләренә караган хезмәтләр дә язылган. Күрәбез, язма тел мәдәниятебез шактый югары дәрәҗәгә ирешкән.

Әмма кешеләр телне иң әүвәл сөйләмдә, бер-берләре белән гадәти аралашуда кулланалар. Кызганычка каршы, нәкъ менә шушы өлкәдә – җанлы сөйләмдә телебезнең матур яңгырашын саклауга, аның хисси, тасвирый һәм тәэсирлелек көчен арттыруга җитәрлек игътибар бирелми. Еллар узган саен, сөйләм бары тик нәрсәне дә булса хәбәр итү чарасы булып кына кала бара. Әлбәттә, бу телнең ярлылануына китерә.

Мәктәптә балаларны сөйләмнең мәгънәви ягына игътибарлы булырга өйрәтү белән бергә, аларның бер үк вакытта әйтелгәннәргә бәрабәр хис-кичерешләрен, мөнәсәбәтләрен дә җиткерергә күнектерү – әдәбият һәм тел укытучыларының төп бурычларыннан берсе.

Матур һәм сәнгатьле итеп уку бик катлаулы эш. Ул махсус әзерлек, тиешле теоретик белем һәм гамәли күнекмәләр булдыруны таләп итә.

Түгәрәк планы 7 сыйныфта укучылар өчен 34 сәгатькә исәпләнеп төзелде.

  • программага нигезләнеп үткәрелгән түгәрәк эше укучыларга үзләренең һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәр, матур сөйли, аралаша, үз фикерләрен эзлекле әйтергә өйрәтер дип уйлыйм.

1. ТҮГӘРӘКНЕҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

- Максатлар:

- татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик осталыгының состав өлеше булган сәнгатьле укуның әһәмиятен төшендерү;

- укучыларга эмоциональ тәэсир итү чаралары системасында сәнгатьле укуның урынын һәм үзенчәлеген аңлауны тәрбияләү; әдәби текст белән эшләргә өйрәтү, сәнгатьле укылырга тиешле әсәрнең партитурасын төзү һәм шуның буенча дөрес итеп уку күнекмәләре тәрбияләү.

- Бурычлар:

- укучыларны сәнгатьле укуның теориясе һәм тиешле фәнни-методик әдәбият белән таныштыру;

- укучыларда сәнгатьле укуның гамәли күнекмәләрен булдыру;

- укучыларны күренекле нәфис сүз осталарының иҗат лабораторияләре белән таныштыру;

- телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.

 

2. ТҮГӘРӘКНЕҢ ЭЧТӘЛӘГЕН ҮЗЛӘШТЕРҮ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

- белергә:

- сәнгатьле укуның теориясен һәм гамәли ягын;

- программада каралган шигъри әсәрләрне һәм прозаның өзекләрен яттан сөйләргә;

- эшли белергә:

- төрле жанрлардагы әсәрләрне сәнгатьле итеп укый белергә;

- күнекмәләргә ия булу:

- матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле итеп укый белү;

- дәрестә һәм дәрестән тыш укучыларны сәнгатьле укуга туплау сәләтенә.

 

Программаның эчтәлеге

 

 

Кереш сүз. Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы кызыксынуларына бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм (нәфис сүз) – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше.

2. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнә. Телгә күнегү эшләтү тел мускулларының иркен хәрәкәтләнүенә ирешү өчен кирәк.

 

ОРФОЭПИЯ ҺӘМ АНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Җанлы сөйләмдә аеруча еш очрый торган ялгышлар, сүзләрне дөрес булмаган басым белән әйтү, фонетик хаталар, авазларның ачык яңгырамавы, артикуляция пассивлыгы. Сөйләм һәм язма тел мөнәсәбәте. Башка телләрдән кергән сүзләрне әйтүнең үзенчәлекләре. Сөйләмендә кимчелек булган балалар белән эш итү. Дикция турында төшенчә. Дикцияне яхшырту ысуллары һәм алымнары. Тизәйткечләр, аларны куллану методикасы.

 

БАСЫМ

Басымның әһәмияте һәм төрләре. Мәгънәви басым. Тойгылы басым. Аларның шартлы билгеләре. Мәгънәви һәм тойгылы басымнарның үзара керешүләре. Саф мәгънәви басым. Саф тойгылы басым. Басымнарның үтәгән бурычлары. Татар телендә басымнарның урыны. Сүз басымы. Фраза басымы. Җөмләдәге басым. Басымнарны бүлеп чыгаруның төп юллары. Мәгънәви перспектива һәм аның әдәби әсәрне укыган вакытта фикер һәи хисне дөрес белдерүгә килүдәге әһәмияте. Басымлы сүзләрне эзләп табуның кагыйдәләре.

ИНТОНАЦИЯ

Интонация турында төшенчә. Тавыш хәрәкәте ягыннан интонация төрлелеге: күтәрелмә интонация, төшерелмә интонация, тулы интонация, катнаш интонация. Эчтәлек ягыннан интонацияләр төрлелеге: хәбәр итү, раслау, өндәү, үтенү, ялвару, сорау, мәҗбүр итү, битараф һәм башка төрле интонацияләр. Тыныш билгеләре һәм тексттагы автор билгеләренең мәгънәне дөрес җиткерүдәге әһәмияте һәм аларның җанлы сөйләм яңгырашына тәэсире.

СӨЙЛӘМ АППАРАТЫ

Сөйләм аппаратын тәшкил итүче органнар. Аларның физиологиясе, үтәгән хезмәтләре (биологик хезмәтләре һәм сөйләм процессындагы хезмәтләре). Сулыш. Дөрес сөйләшү өчен сулыш алуның әһәмияте. Сулышның типлары. Катнаш сулыш алу. Сулыш алу гимнастикаларының әһәмияте һәм аларны куллану кагыйдәләре. Тавыш һәм аның төп билгеләре. Тавыш көче һәм аны үстерү юллары. Тавыш киңлеге, аны киңәйтүгә хезмәт итүче күнегүләр. Тавыш тембры. Тавышны саклау, үстерү һәм камилләштерү кагыйдәләре.

Яттан һәм китаптан карап уку. Укучылар алдына сәнгатьле уку буенча таләпләр кую: гадилек һәм табигыйлек, әсәрнең фикри-сәнгатьчә эчтәлегенә үтеп керү, автор фикерләрен төгәл төшенү, укыла торган әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдерү, тыңлаучылар белән аралашу, сүзләрнең дөрес һәм төгәл әйтелешенә ирешү, үз тавышыңның диапазоны белән файдалана белү һәм аны киңәйтү, сәнгатьле укуда техник чаралардан файдалана белү, текстны ятлауның аеруча нәтиҗәле юлларын куллану. Тел төбен белдерү чаралары: басым, тыныш, интонация, сөйләм тизлеге, тавышның көче, йөз, күз, кул хәрәкәтләре, гәүдә тотышы һ.б.

Сәхнәдә үз-үзеңне тота белү күнегүләре ясау. Диктор яки алып баручы дөрес итеп сулыш ала белергә тиеш. Әгәрдә сөйләмнең теләсә кайсы урынында сулыш алынса, сөйләмебез аһәңле һәм яңгырашлы булмас иде. Сөйләмнең тыңлаучыга тәэсире, аның тизлеге, эмоциональлеге, тавышның югарылыгы, түбәнлеге.

Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү. Милли мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен балаларга татар сәнгатен өйрәтү. Бу – халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерүне, сабыйларда милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота.

Бәйрәмнәрдә катнашу. “Нәфис сүз остасы”бәйгесе.

Тематик план

Файдаланылган әдәбият.

  1. Ал кирәк, гөл кирәк (уеннар китабы). - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1995.
  2. Галимуллин Ф.Г. Мәктәптә сәнгатьле уку: Студентлар һәм укытучылар өчен уку әсбабы. / Ф.Г. Галимуллин. - Казан: КДПИ, 1984. – 101 б.
  3. Ә. Нигъмәтуллин. “Технологическо- методологические аспекты пробл. и РО” (67нче бит)

3. Нигъматуллин Ә. Сәнгатьле укырга өйрәник. / Ә.Нигъматуллин. - Казан: Таткитнәшр. – 1968. –174

 

  1. А.Х. Хәйруллина. Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

ФӘННЕҢ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ЯКТАН ТӘЭМИН ИТЕЛЕШЕ

Бай китапханә;

Аудио һәм видеоаппаратура;

Компьютер;

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Август 2026  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей

РБ, Дүртөйле районы, Мәскәү авылы мәктәбе 2026
uCoz