Пятница, 14.08.2026, 19:25
Приветствую Вас Гость | RSS

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәмәтҗанованың шәхси сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Эш кәгазьләре

Аңлатма язуы

(объяснительная записка)

Аңлатма язуы (мәгълүматнамә) – җитәкчегә нинди дә булса мәсьәләгә, хезмәткә карата яки эш турында язма рәвештә бирелә торган рәсми мәгълүмат (ачыклама).

 

БР, Дүртөйле районы, Мәскәү авылының  урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры А.А.Гарифуллинга

аңлатма язуы.

3 нче сентябрь, 2018 нче ел.

Чит илгә сәяхәттән кайтып җитә алмау сәбәпле, 2 көн (1-2 нче сентябрь) мәктәптә дәресләрдә була алмадым.

Х сыйныф укучысы:_______________ Хәйруллина Р.Л.

 

Белешмә (справка)

Белешмә - теге яки бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле мәгълүмат бирүче рәсми документ.

 

Белешмә

Штамп

 

                                                                                                                                    документ номеры, дата

 

                    Бу белешмәне Мәскәү урта гомуми белем бирү мәктәбе дирекциясе Авзалова Гөлфиягә аның чыннан да әлеге мәктәпнең 5 нче сыйныфында укуын раслап бирә.

Белешмә район китапханәсенә тапшыру өчен бирелә.

23 нче апрель, 2018 нче ел.

Мәктәп директоры: _____________ А.А.Гарифуллин

 

Гариза (заявление)

Гариза ул – язма рәвештә рәсми формада язылган шәхси үтенеч (эшкә, уку йортына һ.б. кабул итү, нәрсәгәдер рөхсәт сорау һ.б.).

Гариза кулдан языла. Ул билгеле бер оешмага, хезмәт урынындагы кешегә (затка) адреслана.

 

План.

  1. Үтенеч белән мөрәҗәгать ителгән оешма яки шәхес адресы.

  2. Фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм эш урынындагы дәрәҗәсе.

  3. Документның исеме – гариза.

  4. Үтенеч-сорауның кыскача эчтәлеге.

  5. Гариза язылу көне.

  6. Гариза язучының имзасы.

Белдерү (объявление)

Белдерү (игълан) – аерым кешеләр белергә, танышырга тиешле хәбәр. Ул газетада, журналда бастырылырга, радио, телевидениедән әйтелергә, берәр урынга язылып эленергә мөмкин.

Белдерү аерым кешеләр, оешмалар исеменнән языла. Ул, гадәттә, эндәш сүзләр белән башлана (мәсәлән, хөрмәтле укучылар, ата-аналар, укытучылар, иптәшләр).

План.

  1. Кемгә мөрәҗәгать ителә.

  2. Чара үткәреләчәк көн.

  3. Урыны.

  4. Исеме.

  5. Вакыты.

  6. Җаваплы кеше яки оешма.

 

Белдерү

Сишәмбе көнне, ягъни 15 нче февральдә, 18 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә була.

 

Программада:

  1. Кереш сүз.

  2. Әдәби- музыкаль монтаж.

  3. Викторина.

Түгәрәк советы.

 

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Август 2026  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей

РБ, Дүртөйле районы, Мәскәү авылы мәктәбе 2026
uCoz