Суббота, 15.08.2026, 17:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәмәтҗанованың шәхси сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Үзем турында бераз...

Мин, Мөхәмәтҗанова Эльза Риза кызы, Башкортстаныбызның гүзәл табигатьле Дүртөйле җирендә яшим, данлыклы Мәскәү авылында эшлим, тормыш иптәшем белән ике бала тәрбиялим.

Укытучы булу теләге әниемнән күчте, ул Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы,  татар милләте дип җан атучы кеше – Низамова Флүзә Хәниф кызы. Әтием Риза Әфтәх улы белән гөрләтеп дөнья көтәләр.

Мәктәпне тәмамлагач, мин Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Дөрес тормыш юлын сайлавымны шунда аңладым, чөнки әдәбият-шигърият, тел миңа якын һәм изге төшенчәләр иде.

Хезмәт юлымны туган мәктәбемдә башлап җибәрдем. Бүгенге көндә дә Мәскәү авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Хезмәтемә намус белән карап, балаларда сәнгатькә, телгә карата сөю хисе тәрбиялим.

Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Әдәби чаралар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар оештыру да үз нәтиҗәсен бирә. Дәресләрдә заманча технологияләр кулланып, укучыларымда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә тырышам. Хезмәттәшләрем белән дә эш тәҗрибәсе белән уртаклашам.

Мин -  бәхетле  кеше!  Чөнки  янымда  мине  сөйгән,  якын  иткән  гаиләм  бар,  һәр  көн  иртән  шатланып, ашкынып  барган  мәктәбем  һәм  иҗади  укучыларым  бар!

 

Эш урыны:       Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Мәскәү авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Белемем:          югары, Башкорт дәүләт университеты,2008 ел

Белгечлегем:  татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Вазыйфам:      беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Элемтә өчен:  89378399358, muhametjanova.elza@yandex.ru     

Мәктәп белән элемтә: mousosh200757@mail.ru     

 452311, Башкортстан, Дүртөйле районы,  Мәскәү авылы,  Калинин урамы, 47     +7 347 8763-1-35

       

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Август 2026  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей

РБ, Дүртөйле районы, Мәскәү авылы мәктәбе 2026
uCoz